Сорау: Тире яман шешен булдырмас өчен нишләргә? — 18 мая 2026 г. в 21:35:04.670
Сорау: Тире яман шешен булдырмас өчен нишләргә? Ләйсән ГАЛИӘСКӘРОВА, Тире һәм венерологик авырулар республика клиник хастаханәсенең профессиональ компетенцияләр үзәге җитәкчесе, табиб-онколог, табиб-дерматовенеролог җавап бирә: - Яман шешне кисәтүнең бер юлы – тәндәге миңнәрне гел күзәтеп тору һәм аз гына үзгәреш булса да кичекмәстән табибка күренү. Гомумән, сәламәт кеше дә елга бер тапкыр дерматологка күренергә тиеш. Икенче юлы – тән тиресен кояштан каплау: кара күзлек, киң кырлы эшләпә һәм озын җиңле киемнәр кию. Өченче юлы – тирене кояшның ультрашәмәхә нурланышыннан саклый торган SPF кремнар куллану. Аларны бары язын һәм җәен, анда да чалт аяз көнне һәм көнозын кояшта йөргәндә генә кулланырга кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Без яшәгән төбәктә кояшның ультрашәмәхә активлыгы иртә башлана һәм ул шактый ук югары. Ультрашәмәхә индекс 2 һәм аннан югарырак булганда кояштан саклый торган кремнарны урамга чыккан саен сөртергә кирәк. Әлеге индексны һава торышын күрсәтүче сайтлардан карарга мөмкин.

