Укучыбыз Гөлнара Фәтхерахмановадан гөбәдия рецепты — 1 июня 2026 г. в 17:22:34.437
Укучыбыз Гөлнара Фәтхерахмановадан гөбәдия рецепты Кирәк сөт – 0,5 л чүпрә – 1|4 бармак тоз – 1 чәй кашыгы шикәр комы – 1,5 аш кашыгы көнбагыш мае – 0,5 стакан он – камыр йомшак кына булсын күңел җылысы 1 олы бокал дөгене тозлы суда пешерәбез. Дуршлагка салып, суын агызабыз һәм салкын су белән чайкатабыз, саркытабыз, 1 пешкән йомырка белән болгатабыз. Камыр күтәрелгәч, 5 өлешкә бүләбез – 2 уртача гөбәдиянең асты-өсте һәм бишенче өлеше 1 таба кабартмага житәчәк. Жәелгән камырны майлаган табага салабыз, өстенә әзрәк шикәр комы сибәбәз, дөге белән йомырка, йөзем, 8–9 аш кашык эреткән сыер мае, шикәр комы (мин алма вареньесынынң сиробын шикәр комы урынына салам) салабыз. Өстен каплап, ябыштырабыз. 220 градуска кадәр җылытылган конвекцияле мичтә 40–45 минут пешерәбез, пешкәч, 30 минут сөлге астында суытабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

