Гәрәй Рәхим — 1 июня 2026 г. в 08:42:37.557
Гәрәй Рәхим Мин бүген дә сине сагындым Язның моңсулыгын сылтау итеп, Мин бүген дә сине сагындым. Җилләр булып исте хатирәләр — Җилдә учак булып кабындым. Ул көннәргә инде чыклар төшкән, Чык астында яна чәчәкләр. Бүген инде тәрәз каршысында Шаулап үсә яңа чәчәкләр. Язның моңсулыгы сылтау гына, — Мин сагынам узган кышларны. Узган җәйләр, көзләр сагындыра — Сагынулар никтер ешлады. Бу моңлану, бәлки, кыендыр да, Тик теләгем минем саф, әйбәт — Кешеләрдә булсын моңлану да, Киләчәккә барсын мәхәббәт.

