Татар сандугачы, беренче профессионалы татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйковага Каз...
Татар сандугачы, беренче профессионалы татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйковага Казанда һәйкәл ачылачак. Аны тагын да камилләштереп бетерү, һәйкәл ансамблен кую өчен без дә ярдәм итә алабыз. «Бу көннәрдә төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара. Анда Сара Садыйкова скверы да кертелгән. Әлеге объектның җиңеп чыгуы өчен тавышларыбызны кызганмыйк», – диде шәһәрнең вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова. Бердәм булуыбызны күрсәтик. Тавыш бирү дәүләт хезмәтләре порталында бара.