Гөлнара Җәлилова — 19 мая 2026 г. в 08:23:41.369
Гөлнара Җәлилова Нәрсә диим? Нәрсә диим? Бу мизгелдә Эндәшмәвем үзе алтын. Бар дөньяга кулны селтәп, Мин бит синең белән калдым. Купшы-бәрхет сүзләр белән Төчеләнеп тормыйм, кичер. Тоя алсаң җан тибешен, Ишетерсең — синең өчен. Бәлки бераз корырактыр Холкым, сүзем, хәтта назым. Мин бит кайнар хисләремне Чокып-бизәп җанга яздым. Кочагыңа кысасың син, — Сөйләшәләр тын белән тын. Нәрсә диим? Бу мизгелдә Эндәшмәвем үзе алтын. #Хәерлеиртә

