Гөлнара Җәлилова — 19 июня 2026 г. в 05:36:43.736
Гөлнара Җәлилова Көчсез Көчлеләр җиңәләр һәркайда. Җиңсеннәр. Кызыкмыйм кешенең көченә. Мин — көчсез. Елыймын елыйсы килгәндә, Елыймын иртә дә, кичен дә. Мин көчле булалмыйм. Нык йөрәк, таш бәгырь Табигать, нигәдер, бирмәгән. Һәркемгә мускуллы баһадир, пәһлеван, Саф акыл булырга димәгән. Син — көчле. Миңа шул бик җиткән. Үртәмә — Юк миндә мускул да, көчем дә. Мин синең кочакта көчлемен, ә болай — Бәхеттән елыймын иртә дә, кичен дә. #Хәерлеиртә

