К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «Зө-Ләй-Лә» төр... — 17 июня 2026 г. в 18:50:48.539
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Зөлфия ВӘЛИЕВАның бүген туган көне. Яраткан артистыбызны гомер бәйрәме белән чын күңелебездән котлап, аның турында берничә кызыклы факт белән таныштырырга телибез. 1. Зөлфия – Казан кызы. Рус мәктәбен тәмамлаган. Театр училищесына укырга кергәч, татарчасын камилләштерү өчен бик күп китап укырга туры килгән. 2. Ире Тәлгатьтән 7 яшькә олырак. Әмма үзе бу аерманы бер дә сизмим, ди. 3. Улы Кәрим, кызы Латыйфа исемле. Вафат булган энесенең кызы Динара да Зөлфия белән Тәлгать гаиләсендә үсә. 4. Организмга көч керсен өчен, суда бүрттерелгән бодай ашый. Борчаклы аш ярата. 5. Чит илләргә чыкмаска тырыша, чөнки самолетка утырырга курка. 6. Тәрәзәне ачып йокларга ярата: шулай үзен авылда кебек хис итә. 7. Чигәргә ярата. Лондонда узган Сабан туена баргач, үзе ясап чиккән мендәрчекләрне сатып, аннан кергән табышны Балалар йортына күчерә.

