Шәмсия Җиһангирова
Шәмсия Җиһангирова * * * Сагындырдың никтер бүген, Сагыныр кешем юккамы? Әллә инде синнән башка Көн үткәнгә бушкамы?! Сагындырдың... Иртәгесен Үтәр бәлкем бу хисем, Чит-ят бер кеше булырсың Бәлкем син минем өчен... Сагындырдың... Тик уйлама, Диеп бу яратканга... Сагыну – ярату түгел, Кай яктан карасаң да. Шуңа күрә өметләнмә, Бәлки, дип, гафу итәр... Мин сагындым гына сине, Бик сагындым... шул җитәр! #Хәерлеиртә
408 просмотров