Август саны... — 17 августа 2026 г. в 15:26:21.016
Август саны... Гадәттәгечә, укучыларыбызны кызыклы шәхесләр, үрнәк алырдай матур кешеләр белән таныштырырбыз, тарихи вакыйгаларны барларбыз. Тышлыгыбызда – шәхси эшмәкәр, үзлегеннән кытай телен өйрәнүче Энҗе Габдрахманова. XIX гасырда Казанда яшәгән татарлар арасында аны үзләренә кунакка чакырмаган бер генә гаилә дә калмагандыр, дип язалар. «Фуксның татар дөньясы» язмасы сезгә бу серне ачып бирәчәк. «Бәхетнең дүрт исеме» – 47 яшендә дүртенче тапкыр әни булган Лилия Нургалиеваның кичерешләрен чагылдыра. Бу авылда журналыбызга нигез салучы Әсма туып-үсә. Аның әтисе – мәдрәсәләр, мәчетләр төзеткән Заһидулла байның Яшел Үзән районы Акъегет авылында кызлар өчен салдырган йорты бүген дә исән. «Акъегетнең ак бае» язмасы Заһидулла Шәфигуллинга багышлана. «Мин сине көттем, әти» – тормыш язган хикәят. «Аш-су» сәхифәсендә – бренд-шеф Алексей Черновтан «Мәтрүшкәле мусс» десерты рецепты. Безнең журналны монда сатып алырга була 👉Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, МагазинТатмедиа

