Илдар Юзеев — 17 июня 2026 г. в 05:57:08.554
Илдар Юзеев * * * Җырлар бирәм Ядкарь итеп сиңа нәрсә генә Бүләк итим туган көнеңдә? Болыннардан өзеп, букет тезеп, Гөлләр бүләк итәр идем дә, Шиңәрләр шул алар, Чәчәкләрен Алып китәр шаян җил генә... Син җилләргә карап калырсың да Онытырсың... Кайнар яшьлегеңә ямь өстәрлек Бирим икән сиңа ни генә? Мә, ал, дускай, Ямьле яшьлегебез Истәлеге итеп карарга Җырлар бирәм, Ихлас җырлар бирәм, Җил дә алмый Һәм кырау да тими аларга. Рәсемдә: шагыйрьнең хатыны Тәфтилә ханым. 60 нчы еллар.

