Илсөяр Иксанова — 1 июля 2026 г. в 05:08:26.587
Илсөяр Иксанова * * * — Сагындым,— дип, иңнәреңә Сарылыр чакларым бар. Күз сирпесәң шатлык булып Кабыныр чакларым бар. Башым җуеп, алларыңа Йөгерер көннәрем бар. Син кергән моңлы төшләрдән Бәхетсез өннәрем бар. Синең өчен җаннарымны Утларга салырым бар. Әллә ниләр эшләр идем, Ярый ла сабырым бар... #Хәерлеиртә
177 просмотров

