Кура җиләгеннән смузи — 10 июля 2026 г. в 09:04:04.668
Кура җиләгеннән смузи Кирәк 👉🏼 6 аш кашыгы эремчек; 👉🏼100 грамм йогурт; 👉🏼 10 бөртек кура җиләге; 👉🏼 1 десерт кашыгы какао порошогы. Кирәкле ризыкларның барысын бергә кушабыз. Теләсәгез, блендер куллана аласыз. Десертның өстенә какао порошогы сибәбез һәм кура җиләкләре белән бизибез. Әлеге смузидан запеканка да пешерергә мөмкин. Моның өчен аңа он хәленә китерелгән 20 грамм солы яки кукуруз лачавы һәм 2 йомырка сарысы гына өстисе.

