Разил Вәлиев — 10 июля 2026 г. в 06:06:39.822
Разил Вәлиев * * * Мин сине эзләп күпме ил гиздем, Сорадым Айдан: «Сөйгәнем кайда?» Минем кайгыдан каралды төннәр, Минем сагыштан саргайды Ай да. Мин сине көтеп күпме яшь түктем, Сине уйласам, күкләргә ашам. «Сөйгәнем кайда? Юл күрсәт!» диеп Сорадым көн дә якты Кояштан. Гашыйклар әллә кавыша микән Ай белән Кояш кавышкан чакта? Мәхәббәт сүзен кушып сөйлиләр Күктә йолдызлар - ул безнең хакта. #Хәерлеиртә

