Перейти к содержимому
Максиметер

Асия Юнысова

Асия Юнысова Июль Июль-патша җирдә хаким бүген, Җирне гүзәл итү – җәй гаме. Җилендә дә аның җиләк тәме – Ямьлелектә җәйгә җитәме?!   Чәчәкләрнең садә керфегеннән Назга оетылган бал тама. Бал кортының көяз мыегында Татлы ясак кайта муртага.   Табигатьтә бүген бар да шифа – Җәй куенына кер дә тәгәрә! Әнә бит ул чәчәк тулы болын, Унҗидесе тулган кызлар кебек, Кочак җәеп каршы йөгерә.   Онытылсын вагы мәшәкатьнең, Гүзәллеккә чумсын бар гамең. Мәтрүшкәле җиләк чәе белән Җанга сеңеп калсын җәй тәме. #Хәерлеиртә

176 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

371 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.