Әнис — 8 июля 2026 г. в 16:52:53.978
Әнис Русча атамасы – тмин. Дару сыйфатында өлгергән орлыклары җыела. Әнис аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту чарасы буларак кулланыла. Шулай ук аның эчне йомшарту үзлеге дә билгеле. Әнис орлыгы үт бүленеп чыгуны арттыра, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген яхшырта. Шунлыктан аны ашказаны, үт куыгы, панкреатитны дәвалаганда кулланалар. Болардан тыш, әнис орлыгы тын юллары ялкынсынуын дәвалый. Әнис орлыгыннан төнәтелгән су балаларның эч авыртуын басу сәләтенә дә ия. Төнәтмәсен ясау өчен: 2 аш кашыгы әнис орлыгын 200 мл (1 стакан) суга салып, 15 минут «су мунчасы»нда төнәтәләр. 45 минут суытып, сөзәләр. Ашаганнан соң көненә 2-3 тапкыр чирек яки ярты стакан күләмендә эчәләр.

