Бүген танылган әдәбият галиме, педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университетын... — 24 июля 2026 г. в 13:41:02.755
Бүген танылган әдәбият галиме, педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус әдәбияты кафедрасы профессоры, студентларның яраткан укытучысы һәм остазы, хезмәттәшләренең зирәк һәм ышанычлы дусты, үзеннән һәрвакыт яктылык, җылылык бөркелеп торган чиста күңелле, тынгысыз җанлы милләт кызы, Альбина белән Булатның сөекле әнисе һәм ышанычлы терәге, оныкларының яраткан дәү әнисе – кабатланмас зур шәхес Резеда Фаил кызы МӨХӘММӘТШИНАны соңгы юлга озаттык. Ул яшь, чәчәк кебек матур, егәрле, ут яндырып эшли торган чагында кинәт сүнде. Кеше китә, җыры кала, диләр. Резеда ханым да үзе артыннан гаҗәеп бай фәнни мирас кына түгел, укыту тәҗрибәсе, кешеләрне ярату, халыкка армый-талмый хезмәт итү кебек асыл сыйфатлар да калдырып китте.

