Мөдәрис Әгъләмов — 24 июля 2026 г. в 05:18:02.803
Мөдәрис Әгъләмов * * * Өр-яңадан гашыйк булдым сиңа, Өр-яңадан ачтым дөньяны; Үткәннәрдән өнгә чыгып киләм, Ул төш кенә булган нибары. Өр-яңадан гашыйк булдым сиңа, Әнә шулай күргән төшкә без, Бәя биреп, юатырга гына Кире өнгә кайтып төшәбез. Өр-яңадан гашыйк булдым сиңа, Өр-яңадан – ничә мәртәбә. Өнемме бу, төшемме бу диеп, Гаҗәпләнеп тору нәрсәгә?! Әнә шулай беркөн язмыш җиле, Тормас итеп алып бәрсә дә, – Өр-яңадан гашыйк булсам икән, Өр-яңадан... Соңгы мәртәбә. #хәерлеиртәләр

