Кадерле дуслар, «Сөембикә» журналына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында...
Кадерле дуслар, «Сөембикә» журналына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Чәршәмбе, 19 августта, көндезге 15.00 сәгатьтә турыдан-туры эфирда вәгъдә ителгән бүләкләребезне уйнатачакбыз. Туры эфирны «Сөембикә» журналының ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән күзәтеп бара аласыз. Менә бу сылтама аша керергә мөмкин: https://vk.ru/suumbike. Исегезгә төшерәбез: бүләккә - ике ашъяулык, ике урын-җир комплекты, ике юрган, ике карават япмасы.