Камилә Вәлиева Этери Тутберидзега әйләнеп кайтты
Камилә Вәлиева Этери Тутберидзега әйләнеп кайтты Аның китүен элеккеге тренеры Светлана Соколовская «анда аңа яхшырак булачак» дип аңлатты. 2025 елның апрелендә Камилә Тутберидзедан Соколовскаяга Татьяна Навка академиясенә киткән иде. 2026 елның августында Камиләгә халыкара стартларда катнашыр өчен нейтраль статус бирелде, ләкин сентябрьдә ISU аны кире алды. Октябрьдә фигуралы шуучы шулай ук авыру аркасында Казанда Россия Гран-при этабында катнаша алмады.