Декабрист
Декабрист Фәнни исеме – Шлюмбергер Зига кактусы. 👉 Кактуслар төркеменә керсә дә, эссе һаваны һәм артык яктылыкны яратмый, дымга мохтаҗ. Туры төшкән кояш нурларын күтәрми. Иң яхшысы – көнчыгышка караган тәрәзә төбенә урнаштыру. 👉 Җәй көне җиләс, салкынча урын һәм әледән-әле өстенә су бөркеп тору кирәк. 👉 Чәчәккә бөреләнгән декабрист гөлен боргаларга, урынын үзгәртергә ярамый. 👉 Һава температурасы 25 градустан артмаган, 18 градустан ким булмаган бүлмәдә яхшы үсә. 👉 Суны, артык мул итми, даими сибәргә кирәк. 👉 Көзге якта үсемлекне салкынча урынга күчерегез. 10 градустан 15 градуска кадәрге температурада чәчәк бөреләре күбрәк ярала. 👉 Июнь аенда артык озын булып үсеп киткән тармакларын сындыралар. 👉Декабристны әледән-әле зуррак чүлмәккә утырталар. 👉 Зур гөлне бүлгәләп, аерым савытка да утыртырга була. Күчерү өчен яхшы вакыт – чәчәк атып бетергәннән соң. 👉 Туфракның суккулентлар өчен махсус әзерләнгәнен алыгыз. 👉 Гөлне үрчетер өчен, өзгәннән калган ботак очларын тармакландырырга мөмкин.