Саҗидә Сөләйманова — 18 августа 2026 г. в 05:14:21.939
Саҗидә Сөләйманова * * * Хатлар язам сиңа, сөям, сагынам! Мондый сүзләр ләкин хатта юк. Салкынайта мәллә хат битләрен көзге җилләр саксыз актарып. Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә, укы, иркәм, шуны искәреп: Сүзләрдән мин бары юллар тездем, юл арасы тулы хисләрем. #хәерлеиртә
159 просмотров

