Сорау: Хатын-кызга кул күтәрергә ярыймы? — 17 августа 2026 г. в 14:58:01.167
Сорау: Хатын-кызга кул күтәрергә ярыймы? Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә: – Безнең халык моны гадәт дип күрә: хатынга күл күтәрү – тиеш, ди. Дин дә моңа өйрәтә, дип кайбер кешеләр бу ялгыш фикерне дәвам итәләр. Кайбер хатын-кызлар да шуны уйлап, сабыр итәләр. Пәйгамбәребездән: «Хатыныбызга кул күтәрергә ярыймы?» – дип сорагач, ул «ярый» дип җавап бирә. Әмма шунда ук дәвам итә: «Кулыбызга мисбах алып (теш чистарта торган щетка), менә шуның белән генә кыйнарга ярый», – ди. Бармак юанлыгы щетка белән бер-берегезне кыйнашуны күз алдына китерегез әле! Ягъни монда кыйнау максаты юк. Рәсүлебез кыйнау турында әйтми – кыйнауга ишарә турында гына сүз бара монда. Динебездә хатын-кызга кул күтәрергә ярамый. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне мондый хата-гөнаһтан сакласын иде.

