Перейти к содержимому
Максиметер

- Подъездларда косметик ремонт 3–5 елга бер тапкыр ясала. (Әлеге вакыт Россия Төзелеш һ...

- Подъездларда косметик ремонт 3–5 елга бер тапкыр ясала. (Әлеге вакыт Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Федераль агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендә кабул ителгән 170 нче санлы карары нигезендә билгеләнә.) Ул подъездның нинди хәлдә булуына, йортның ничәнче елда төзелүенә бәйле. Шуңа күрә иртәрәк яки соңрак та ясалырга мөмкин. Аның шартлары: кайсы срокларда ясалуы, нинди эшләр башкарылуы идарәче компания белән төзелгән килешүдә күрсәтелгән булырга тиеш. Йорттагы фатир хуҗалары подъездда ремонт иртәрәк ясалырга кирәк дип тапса, гомуми җыелыш җыеп, шуның карары нигезендә идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итә ала. Әгәр идарә итүче компания ремонт ясаудан баш тартса, Торак инспекциясенә яки Роспотребнадзорга жалоба язарга мөмкин. Алар баш тартуның урынлымы, юкмы икәнлеген тикшерә. Әлеге оешмаларга жалоба язу да ярдәм итмәсә, бу очракта инде прокуратурага һәм судка гариза язарга кала.

106 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

370 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.