Роберт Миңнуллин — 31 августа 2026 г. в 05:52:51.643
Роберт Миңнуллин Бүген җәйнең соңгы көне... Бүген җәйне озатабыз... Беләм инде, беләм. Шуңа сезне котлыйм җәйнең Соңгы көне белән! Быелгы җәй соңгы кабат Канатларын җәйде. Беләм инде, барыбыз да Сагынырбыз җәйне... Сагынырсың, сагынырсың, Күңелләрең тулган... Җәйләр, димәк, матур булган, Сагынычлы булгач. Җәйнең бөтен матурлыгы Калсын үзебездә... Җәйләр төсле матур булсын Безнең көзебез дә! #Хәерлеиртә

