Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы, «Сөембикә» журналы б... — 4 сентября 2026 г. в 05:59:03.252
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы, «Сөембикә» журналы белән күп еллар хезмәттәшлек иткән Ленар Рафис улы Гыйльметдинов вафат. Аңа 62 яшь иде. Ленар Гыйльметдинов озак еллар дәвамында Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында баш рәссам иде. Шулай ук Камал театры белән дә хезмәттәшлек итте. «Сөембикә» журналы мәрхүм гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.

