Перейти к содержимому
Максиметер

Ленар Шәех

Ленар Шәех Ярый, мине кызганма да... Көннәр буе көтеп ятам Синең шалтыратуны. Туктат инде, эндәшмичә, Җанны аптыратуны. Ярый, бер төн йокламадым, Бер төн өйдән чыкмадым. Телефондагы сәгатьтән Минутларны чутладым. Кесә телефоным дәшми, Бер тын-тавыш чыгармый. Синең хәбәреңне көтеп Ничек түзәдер армый? Шалтыратуыңны көтеп Йөрәкләрем сыза ич. Ярый, мине кызганма да, Телефоным кызганыч. Мине бер уйламасаң да, Аны бер жәлләр идең... ...Кинәт телефон аркылы: «Исәнме! Хәлләр?..» – дидең. #Хәерлеиртә

124 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

371 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.