Сары сливадан кайнатма — 3 сентября 2026 г. в 12:49:32.606
Сары сливадан кайнатма Бу кайнатма якынча бер тәүлек әзерләнә, әмма нәтиҗә сезгә ошаячак. Кайнатма өчен сливаларны бигүк өлгермәгән килеш җыю яхшырак. Кирәк слива – 1 кг шикәр комы – 1,5 кг су – 200 мл Сливаларны яхшылап юып, төшләрен алабыз. Кемдер сливаның төшен ике өлешкә кисеп ала. Әмма аның уңайлырак ысулы бар. Роллалар өчен таякчык белән (плодоножка ягыннан) төртеп чыгару җайлырак. Сироп әзерлибез. Савытка су салабыз, аңа шикәр өстибез. Утка куеп эретәбез һәм 10 минут кайнатабыз. Сливаларны сиропка салабыз. Шунда ук уттан алып куябыз. 7-8 сәгать узгач, сливаларны җыеп алабыз. Савытның төбенә шикәр утырырга мөмкин. Борчылмагыз, ул эреп бетәчәк. Сиропны кайнатырга куябыз. Сироп кайнап чыгу белән, икенче тапкыр сливаларны салабыз һәм утны сүндерәбез. Тулысынча суынганчы тагын 7-8 сәгатькә калдырабыз. Аннан сливаны сиропта 10 минут пешерәбез. Кайнатманы банкаларга тутырып, тимер капкач белән капкачлап, әйләндереп куябыз. Бу кайнатма бүлмә температурасында да саклана.

