Зөлфәт — 3 сентября 2026 г. в 05:38:21.055
Зөлфәт Көзнең авырлыгы - алмада Тупырдап алма коела Кош узып киткән саен: Көзнең бөтен авырлыгы Алмададыр, мөгаен. Алъяпкычка алма җыеп Чыгып килешең иде, Бакчагызның бер алмасын Татып карыйсым килде. Алдым, каптым, Ал икән шул, Эче тулы бал икән; Кабынмастай булсаң гына Сылуга күз сал икән. Кабынмассың! - Яшьлеккә мең Янгын сыенып тора: Кошлар очып үткәндә дә Алма коелып тора. #Хәерлеиртә

