Перейти к содержимому
Максиметер

Өйдә чәкчәк пешерү рецепты

Өйдә чәкчәк пешерү рецепты Кирәк булачак: - 4 йомырка; -1 аш кашыгы шикәр; - 1 чеметем тоз - Он (катырак камыр чыкканчы); - Кыздыру өчен үсемлек мае. Бал сиробы өчен: - 200 г бал - 2–3 аш кашыгы шикәр (теләк буенча) Пешерү ысулы: Йомыркаларны шикәр һәм тоз белән болгатыгыз. - Он кушып, катырак камыр басыгыз. - Камырны юка итеп җәеп, вак таякчыклар итеп турагыз. - Камырны кайнар майда алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. - Аерым табада балны (теләсәгез, шикәр белән) җылытыгыз. Кайнатмагыз! - Кыздырылган камырны бал сиробына салып, яхшылап болгатыгыз. - Кулларны сулап, чәкчәккә теләгән форма бирегез. - Суытып алыгыз  һәм табынга!

195 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.