Асия Юнысова — 7 сентября 2026 г. в 05:06:00.527
Асия Юнысова * * * Чәчләремә кем кагылды, Саба җиле, синме соң? Гомер буе эзләгәнем, Көткән кешем синме соң? Карашларыңнан уелган Ул сабырсыз мин бугай. Кара күзләр яратканым Юк иде әле болай. Килә, диеп хәбәр салган Таңда искән җил микән? Арабызда чакрымнармы, Кул сузымы җир микән? Саба җиле, соңладың бит, Иртә түгел, кич инде. Гомер юлын аерым-аерым Без кичкәнбез ич инде. #Хәерлеиртә

