Мөдәррис Әгъләмов — 15 сентября 2026 г. в 05:18:41.041
Мөдәррис Әгъләмов * * * Синең белән ни эшләргә миңа? – Башны алып, ташлап китсәм әгәр... Син бәхетсез булсаң, үз-үземне Гафу итә алмам гүргә кадәр. Синең белән ни эшләргә миңа? – Гомерлеккә юлдаш итсәм әгәр... Син бәхетсез булсаң, үз-үземне Гафу итә алмам гүргә кадәр... Синең белән ни эшләргә миңа? – Ник кадалып китми бөтен «әгәр»! Бәхетең дә, бәхетсезлегең дә Минем белән булсын гүргә кадәр. Фото: Резидә Галиуллина #Хәерлеиртә

