Асия Юнысова — 1 октября 2026 г. в 05:03:19.811
Асия Юнысова * * * Әй ул көзнең әби чуаклары! Көмеш тоҗым сарган баланнарның Тәлгәш-тәлгәш кызык чуклары. Онытып буламени ул көзне?! Азга гына, тик бик азга гына Кавыштырган иде ул безне. Алтын көздә, әби чуагында Мин бәхетне татып карадым. Аннан озак әле көзгеләрдән Гел бәхетле хатын карады. Әй ул көзнең әби чуаклары! Бәхетем кебек бәллүр сентябрь! Юксынырсың мине, сагынырсың, Сагынырсың әле син дә бер! #Хәерлеиртә