Әнгам Атнабай
Әнгам Атнабай * * * Бертуктаусыз нигә газаплыйсың? Бүген тагын кердең төшемә... Тик кызганыч: ничек күргәнемне Сөйләп кенә булмый кешегә. Сөйләп булмый, уртаклашып булмый Һәм юратып булмый чегәннән. Юратсаң да ышанырлык түгел - Чегән юраулары чи ялган. Чегәннәргә сөйләп алданганчы, Үз төшемне үзем юрыймын: Мин дә сине газаплыймын, ахры, Төшләреңә кереп көн саен?! #Хәерлеиртә
185 просмотров