Бүген РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауның өченче көне. Казан...
Бүген РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауның өченче көне. Казанның 107 нче гимназиясендә сайлап алу процессы зур тамашага әверелде: тавыш бирергә килүчеләрне яшьләр җырлы-биюле флешмоб белән каршылый. Гимназия мәйданында урнашкан ярминкәдә тәмле ризыклар сату оештырылган. Балалар өчен остаханәләр дә эшли: анда рәсем ясау һәм пластилиннан әвәләп ясау буенча мастер-класслар уза. Тавыш бирүчеләр исә гимназия бинасында грипптан прививка да ясата ала. Видео: Фәгыйлә Шакирова