Рузия Мотыйгуллина:
Рузия Мотыйгуллина: «Исламия апам белән без капма-каршы. Ул үскәндә үк чын артистка кебек иде. Бер дә оялып тормады. Җырла, дисәләр – җырлый, бие, дисәләр – бии. Ә мин кире идем, оялчан булдым. Исламия апа берүзе Казанга барган, күчмә театрга урнашкан, хәтта фатир алу турында да сөйләшкән. Миннән булмас иде ул. Исламия апаның мине театрга кертәсе килде. Аларда яшәдем. Исламия апа белән Хәлил абый мине үз балалары кебек карадылар. Бу дөньяда сине якын күреп үстергән, үз үрнәгендә тәрбияләгән, дөрес юлдан китәргә юнәлеш биргән туганың булу, апалы-сеңелле булып үсү – Ходай Тәгаләнең бер бүләгедер».