Бүген табиблар да, нутрициологлар да клетчатка, ягъни азык җепселләре турында торган са...
Бүген табиблар да, нутрициологлар да клетчатка, ягъни азык җепселләре турында торган саен ешрак сөйли. Бүген эри торган клетчатка турында сөйлибез👇👇👇 Ул микробиота өчен азык. Суда эреп, йомшак кына кесәлгә әверелә. Нәкъ менә шул эчәклектәге файдалы бактерияләргә ризык булып хезмәт итә дә инде. Эри торган клетчатка нәрсә эшли? 👉Кирәкле микробиотаны тулыландырырга булыша (микробиотика гормональ баланска, гәүдә авырлыгына, тән тиресенә йогынты ясый); 👉кандагы шикәр күләмен тотрыкландырырга булыша; 👉«начар» холестеринны киметә; 👉организмдагы ялкынсынуны баса; туклык хисен озаккарак суза. Ул кайда күбрәк: 🥄солыда; 🥄җитен орлыгында; 🥄псиллиумда; 🥄алмада; 🥄грушада; 🥄кузаклыларда; 🥄җиләкләрдә; 🥄арпа ярмасында.