«Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсуның улы СВО зонасында авыр яраланган
«Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсуның улы СВО зонасында авыр яраланган Татарстанның халык артисты, җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы СВО зонасында каты яраланган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте. Егет хәзер госпитальдә дәвалана. - Безнең группаның аермасы шунда: безнең белән сугышчыларның туганнары һәрвакыт элемтәдә. Алсу бик тыйнак һәм итагатьле әни. Аның улы Айрат безнең белән, ул тизрәк терелсен, чөнки нык яраланганнан соң дәвалана. Алсу - Герой-Ана, ул сәхнәгә елмаеп чыга, аңа үз кичерешләрен тамашачыларыннан да яшерергә кирәк. Безнең барыбызга да сынауларны җиңәргә сабырлык һәм көч сорыйм. Егетләребезне көтәбез, - ди СВО зонасына гуманитар йөк җыярга һәм илтергә булышучы волонтер Мәүлия Сәлахова.