Лена Шагыйрьҗан
Лена Шагыйрьҗан * * * Һай, бер гомер генә җитәме соң Йөрәктәге сөю хисенә?! Терелермен кебек үлгәч тә мин, Мәхәббәтем төшеп исемә. Һай, бер гомер генә җитәме соң Күңелдәге безнең моңнарга?! Калсаң икән мәңге бу дөньяда Былбыл сайрауларын тыңларга. Һай, бер гомер генә җитәме соң Һәммәсен дә әйтеп бирергә?! Ниләр генә эшләп китим икән Килү өчен кабат бу җиргә?.. #Хәерлеиртә