❗️Бер атна буе «Казан Молл»да маммологлар бушлай кабул итәчәк
❗️Бер атна буе «Казан Молл»да маммологлар бушлай кабул итәчәк 12–18 октябрьдә Казанда «Дальше» хәйрия фонды Күкрәк бизләре сәламәтлеге атналыгы оештыра. Бу ел саен үткәрелә торган акция «Алсу Октябрь» проектының бер өлеше булып тора. Казанда Күкрәк бизләре сәламәтлеге атнасын уздырырга «Дальше» хәйрия фондының төбәк партнеры – «Без бергә» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәм итә. Бу оешма онкопациентлар өчен 2016 елдан башлап тернәкләндерү, мәгълүмати, социаль һәм психологик ярдәм программаларын гамәлгә ашыра. Казанда профилактика кабинеты көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр «Казан Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Павлюхин урамы, 91 нче йорт) – 1 нче катта, үзәк ишектән ерак түгел «Calzedonia» кибете каршында эшләячәк. Анда теләгән һәркем онколог-маммологлардан бушлай консультация ала алачак. Консультацияне тәҗрибәле табиблар үткәрә, алардан сөт бизләре авыруларына кагылышлы барлык сорауларга җавап алырга мөмкин. Әлеге хәбәрне әниегезгә, апагызга яки дустыгызга җибәрегез – бәлки, кемдер өчен бу яңалык бик вакытлы булыр.