Рәдиф Гаташ
Рәдиф Гаташ Кайт кире! Син киткәнсең... Үткән яз кире кайтмый. Бер өзелгән гөл дә чәчәк атмый, Елга кире акмый - Ә син кайт кире! Мәңгегә киткәннәр кайтмый (Истәлекләр әле кайта), Еласаң да хәтта (Үткән өчен елау, бәлки, хата?), Яшьлек, иң беренче сөю кайтмый. Кайтмый үткәннәр – Кайтмасын, белдереп, әйтеп, Мәңгегә киткәннәр. Ә син кайт кире! Син кайтырга тиешсең: Киткән чакта син Китүеңне әйтмәгәнсең; Кайтып, шуны син әйтергә тиешсең. Кайт кире! #Хәерлеиртә