Аксубай районы Яңа Үзи авылындагы музейда журналист Радик Сабировка багышланган экспози...
Аксубай районы Яңа Үзи авылындагы музейда журналист Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылды. Шул уңайдан Радик Сабировның туган авылы мәдәният йортына аның әти-әнисе, туганнары, якыннары, авылдашлары, бер төркем коллегалары һәм дуслары җыелды. «Туган җирен, якыннарын, гомумән, халкын шулкадәр яратучы бар идеме икән? Аның исемен, беренче чиратта, туган җирендә сакларга бурычлыбыз. Бүгенге эшләр – шуларның башлангычы», – диде авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. Фото: Ләйсән Низамова Интертат МАХта