Мөдәррис Әгъләм
Мөдәррис Әгъләм * * * Миңа да китәргә кирәк, Сиңа да. Китә алмый торабыз без Шуңа да. Икебез дә сиздерми дә Туңа да. Һәм әйтмибез, бәхетлебез Шуңа да. Икебез дә бер сулыштан Тын ала, Һәм әйтмибез, бәхетлебез Шуңа да. Яшьлек бар ул; көл дә анда, Ела да. Мәхәббәт бар бу дөньяда Шуңа да. Миңа да кадерле сөю, Сиңа да. Китә алмый торабыз без Шуңа да. #Хәерлеиртә
134 просмотров