Ачу эмоциясен ничек дөрес белдерергә? — 25 мая 2026 г. в 17:06:09.513
Ачу эмоциясен ничек дөрес белдерергә? Илүзә ӘМИНОВА, психолог-коуч: - Әлеге эмоция вербаль һәм вербаль булмаган формалар аша белдерелә: тавышта, тембрда, гәүдә тотышында. Ә ул дөрес итеп сүзләр аша җиткерелергә тиеш. Ачуыбызны китергән хәл белән эшләү һәм аңа булган эмоцияне җиткерү дөрес итеп өч адымда алып барыла: Иң элек безгә ошамаган фактлар санала: «Өй буенча чәчелгән киемнәр ошамый миңа, ачуымны чыгара». Сезнең нинди ихтыяҗыгыз бозылуы әйтелә: «Миңа мондый тәртипсезлекне күрү рәхәт түгел». Ирегездән нәрсә теләвегез төгәл әйтелә: «Салган киемнәреңне, зинһар өчен, тиешле урынына куй!» Кайбер очракларда аның өчен бу ситуациянең начар якка борылу мөмкинлеген дә әйтү файдалы: «Шул әйберләрне җыеп вакыт уздырып, сиңа игътибарым җитми кала».

