Ренат Харис — 4 июня 2026 г. в 08:21:57.460
Ренат Харис Әй, сихерчем Якты йөзең белән яктырттың язмышымның моңсу даласын. Минем өчен мәңге-мәңгегә син кояшым булып каласың... Назлы күзең белән назладың күзләремнең дымлы камышын. Әйтә алам хәзер ышанып — шатлык белән инде таныш мин. Җылы сүзең белән җылыттың күңелемнең сүрән көннәрен. Чәчәк атты инде мәңгегә бәхетемнең алсу гөлләре. Әй, сихерчем минем, тылсымчым! Сөюләрең генә булсын чын! #Хәерлеиртә

