Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 октября 2026 г.
🥬🧄🍋Топинамбурдан бик тәмле салат әзерлик, дуслар.
🥬🧄🍋Топинамбурдан бик тәмле салат әзерлик, дуслар. Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 топинамбур бүлбесе, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә лимон суты, тоз кирәк булыр. 🥬🥕Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез.Топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. 🍋Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.