22 октябрьдә Кече Әтнә авыл клубында Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең зур семинары...
22 октябрьдә Кече Әтнә авыл клубында Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең зур семинары булып узды. Анда ел башыннан узган 9 ай эшчәнлеге йомгакланды, тармакның бүгенге көн өчен иң мөһим мәсьәләләре тикшерелде һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Семинарның дәрәҗәсен кунакларның катнашуы да күрсәтте. Чарада Әтнә районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хисамиев, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, Татарстан Республикасы мәдәни ресурс үзәгенең сектор мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Фаезова һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алия Абдуллина катнашты. Семинарның иң тантаналы өлеше — ел дәвамында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәдәният йортларын, авыл клубларын һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Аларга мәртәбәле дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулар арасында Очрашу эшкә йомгак ясау һәм мәдәни тормышны тагын да җанлырак итү буенча киләчәккә зур планнар кору белән тәмамланды.