Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә иҗат аша коррупциягә каршы караш формалаштыруга багышла...
Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә иҗат аша коррупциягә каршы караш формалаштыруга багышланган белем бирү чарасы узды. Ул төрле уен элементларын үз эченә алган интерактив фикер алышу рәвешендә үтте. Укучылар укытучылары белән берлектә намуслылык һәм иҗат арасындагы тирән бәйләнешне өйрәнделәр, шулай ук ришвәтчелек, «таныш-белеш» аша эш итү яки плагиат кебек күренешләрнең иҗат процессының төп асылын ничек җимерүен тикшерделәр. Моннан тыш, укучылар коррупциянең төрле чагылышлары, шулай ук аның җәмгыять һәм һәрбер аерым кеше өчен китереп чыгарган нәтиҗәләре турында белделәр.Бу чарада намуслылыкны һәм хокукый грамоталылыкны кечкенәдән үк тәрбияләүне максат итеп кую турында сүз барды. #ВместеПротивКоррупции #МолодежьПротивКоррупции #этнэсэнгатьмэктэбе #адши