Хөрмәтле Финә Рәисовна!
Хөрмәтле Финә Рәисовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә булган хөрмәтебез, рәхмәтебез һәм җылы хисләребезне шигырь юллары белән җиткерәсебез килә. Хатын кызның яшен сорамыйлар - Нигә кирәк санау елларны? Матур бер җыр кебек - барлап чыксаң Сезнең үткән данлы юлларны. Бөек актрисаның алкышларын Алыштырып остаз эшенә, Сабыйларның ихлас дөньясы ул Яшәү үзе - сездәй кешегә. Һәр балада сәләт күрә белеп, Шул очкыннан ялкын үрләтеп, Сезнең хезмәт таулар биеклеге, Тау кадәрле булсын хөрмәте. Сәхнә серләренә төшендергән, Театрның җенен уяткан! Үз эшенең сездәй фидакарен Эзлисе юк безгә ерактан. Әтнә төбәгенең һәр кешесе - Сезне белә, сезне ярата. Сезнең шәкертләрнең уңышына Бергә-бергә сөенеп, җан ата! Хезмәттәшләрегез өчен дә Сез Олы үрнәк, өлге тормышта. Дөнья матурлыгы кереп тулган Сезнең гомер, сезнең язмышка. Тәкъдир сынаганда сыгылмаган, Абынмаган, башын имәгән! Арыганда ардым, көчем бетте, Үр менгәндә туктыйм димәгән - Җирдә Сез ул! Сокланырлык һаман Сез атлаган җитез адымнар! Без бәхетле - безнең үзәннәрдә Сезнең ташкын, сезнең агым бар! Ул бөтерә безне хәрәкәттә, Бәрәкәткә илтә куәте! Талант белән тырышлыкның шулай Кушылганда арта кодрәте! Янартаулар булып ургылсын ул - Сезнең егәр йоксын дөньяга. Сездәй маяк кирәк, колач салып, Батмый йөзәр өчен дәрьяда. Сездәй кеше кирәк бу заманда - Тансык җирдә бүген яхшылык. Сәнгать мәктәбеннән дөньясына Сезнең аша күчә яктылык! Бәйрәмегез белән сезне, Финә Рәисовна!