Бүген "Үз телемдә шигырь сөйлим" бәйгесендә катнашкан, җиңгән, якташ шагыйрьләребез иҗа... — 30 сентября 2026 г. в 11:43:58.495
Бүген "Үз телемдә шигырь сөйлим" бәйгесендә катнашкан, җиңгән, якташ шагыйрьләребез иҗатын яктырткан өчен Юныс Сәйфетдиновны котлыйбыз. Бу әле тәртипле егетнең район күләмендә беренче чыгышы. Моңа кадәр без аның абыйсы Йосыфны, апасы Кәримәне җиңүләре белән котлап бара идек. Менә хәзер чират Сәйфетдиновларның өченчесенә җитте. Дәвамлы булсын! Юнысның кәефе күтәренке. Конкурска әтисе илтте, дәү әтисе каршы алды. Егетебезне шигъри бәйгегә әзерләгән тәрбиячебез Гөлназ Илгизовнага, Юнысның әти-әнисенә зур рәхмәт! Сәламәтлек, күтәренке кәеф телибез! Исән-сау булыйк!