Мәктәп өлкәннәр көненә әзерләнә. — 30 сентября 2026 г. в 16:12:28.920
Мәктәп өлкәннәр көненә әзерләнә. Һәркем үзенең бөтен осталыгын, күңел җылысын кушып, котлау открыткасы (кәгазе дияргә тел әйләнми) яза. Иртәгә аларны чәчәк бәйләмнәре белән бергә мәктәбебездә эшләп, лаеклы ялга киткән хезмәт ветераннарына тапшырачаклар. "Берсе дә игътибарсыз калмасын иде", - дигән уйдан соң, барысын да исемләп барлап чыктык. Суфия апа, Гәүһәрия апа, Нурания апа, Венера апа, ике Резеда апа, Мөслимә апа, Гүзәл апа, Фирдәүс апа... Наилә Василовна кызыл каләм белән яңа дәфтәренә язып бара, мин бармакларымны бөгә-бөгә санап барам. Калган яңалыклар иртәгә. Исән-сау булыйк!